Тарихы

1646 елдан русча чыганакларда Шильна Новый Усад авылы буларак мәгълүм. XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык һәм урман кисү тарала.

XX йөз башында авылда су тегермәне, тимерчелек эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 2175,3 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Макарьевка волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1922 елдан – Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Чаллы (1976 елның 20 апреленнән – Тукай) районында.

Хәзер – Кече Шилнә авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда «Красная Заря» колхозы оештырыла. 1958 елдан авылда – «Гигант» колхозы (үзәк утары – Иске Гәрдәле авылы), 1970 елдан, Олы Шилнә авылы һәм Ильичёвка поселогы кушылганнан соң – «Камский» совхозы (үзәк утары – Кече Шилнә авылы; 1988 елда хуҗалыкка Ильбухтино авылы керә), 1996 елдан – шул ук исемдәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2005 елдан «Кама» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда урта мәктәп (1978 елдан), балалар бакчасы (1984 елдан), «Родина» мәдәният йорты (1982 елдан), китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1995 елдан), изгеләндерүче Спиридон Тримифунтский чиркәве (2013 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында «Сударушка» фольклор (1975 елдан, 1995 елдан – халык ансамбле, нигезләүчесе – Л.А.Давиденко), «Росинка» рус җыры ансамбльләре эшли.

Авыл янында төзекләндерелгән чишмә урнашкан.

Халык саны

1795 елда – 314,
1870 елда – 620,
1897 елда – 691,
1920 елда – 703,
1926 елда – 627,
1938 елда – 495,
1949 елда – 260,
1958 елда – 277,
1970 елда – 236,
1979 елда – 482,
1989 елда – 783,
2002 елда – 849,
2010 елда – 995,
2020 елда – 1730 кеше (руслар – 50%, татарлар – 45%).