- РУС
- ТАТ
Коръәндә барлык фәрештәләр Аллаһ бар иткән беренче кеше – Адәм алдында аның өстенлеген танып баш игәндә, Аллаһ әмеренә буйсынмыйча, иблиснең аңа баш имәве турында бәян ителә. «Мин аннан камилрәк, Син мине уттан, аны балчыктан яралттың», - ди иблис. Бу тәкәбберлеге өчен ул күктән сөрелә һәм җәһәннәм газапларына хөкем ителә. Әмма иблис Аллаһтан әлеге җәзаны Мәхшәр көненә кадәр кичектереп торуны сорый; Аллаһның ризалыгын алгач, кешеләрне аздырырга, хак юлдан яздырырга ант итә. Сиздермичә генә җәннәт бакчасына кереп, Аллаһның тыюына карамастан, Адәмнән көнләшеп һәм үзенең аңардан өстен булуын исбатлау өчен, Адәм белән Хауваны җәннәт агачындагы тыелган җимешне авыз итәргә күндерә. Шуннан соң беренче кешеләр үзләренең шәрә икәнлекләрен аңлыйлар, бу хәлләреннән оялалар һәм гаурәтләрен җәннәт агачлары яфраклары белән каплый башлыйлар. Аллаһ сүз тыңламаган өчен җәзасын бирә: Адәм белән Хаува җәннәттән куыла, ә аларның нәсел-нәсәбе Аллаһ белән иблис арасында барган көрәш объектына әверелә.
Коръәннән соң туган риваятькә караганда, җеннәр-шайтаннар башлыгы булган иблис (ул аларны үзе барлыкка китерә) җирдә яши; хәрабәләр, базарлар, мунчаларда, бозыклык урыннарында көн күрә. Аннан бары тик Коръән сүрәләрен кычкырып укып кына сакланырга мөмкин. Ахырзаман җиткәч, иблисне һәм аның йогынтысында торган затларның барысын да җәһәннәм көтә.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.