Тарихы

Авылга XVIII йөздә нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Узла исеме белән билгеле.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкы игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

XX йөз башында авылда чиркәү, чиркәү-приход мәктәбе, земство мәктәбе (XIX йөз ахры, бина сакланган), 2 су тегермәне эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 2137,8 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Самара губернасының Бөгелмә өязе Иваново волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Баулы, 1963 елның 1 февраленнән – Бөгелмә, 1965 елның 12 гыйнварыннан Баулы районында.

Хәзер Удмурт Ташлысы авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда Бай Чишмә авылы белән бергә “Батрак” колхозы оештырыла (беренче рәисе – А.Кудряшов), 1944 елда мөстәкыйль ”Канаш” колхозы булып аерылып чыга. 1976 елда “Дружба” колхозы составында.

Халкы күбесенчә крәстиян фермер хуҗалыгында эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге, дуңгыз асрау белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1924 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1939 елда җидееллык, 1962 елда – сигезьеллык, 1987 елда – урта (1996 елда яңа бина төзелә), 2013 елда – тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә.

Авылда мәдәният йорты (1972 елдан), балалар бакчасы (1986 елдан, мәктәп бинасында), китапханә (мәдәният йорты бинасында), фельдшер-акушерлык пункты, Николай Чудотворец чиркәве (2009 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында “Дал куд” фольклор ансамбле (1993 елдан, җитәкчесе – И.М.Умарова), балалар театр коллективы (2013 елдан, җитәкчесе – А.М.Герасимова), “Танташсем” вокаль коллективы (2014 елдан, җитәкчесе – А.М.Кузьмина) һәм башкалар эшли.

Авылда төзекләндерелгән “Изге” (“Хутор”) чишмә бар.

Күренекле кешеләре

И.Г.Стекольников (1952 елда туган) – ТРның атказанган физик культура хезмәткәре, гер спорты буенча халыкара класслы Россиянең спорт мастеры, гер спорты буенча Дөнья Кубогы җиңүчесе (1997 елда).

Халык саны

 1829 елда – 304,
1859 елда – 563,
1897 елда – 933,
1926 елда – 1113,
1938 елда – 841,
1949 елда – 738,
1958 елда – 777,
1970 елда – 793,
1979 елда – 688,
1989 елда – 646,
2002 елда – 573,
2010 елда – 582,
2015 елда – 606 кеше (чуашлар).