Мәллә елгасының (Ык елгасы бассейны) сул кушылдыгы.

Озынлыгы 19,1 км, бассейнының мәйданы 135,9 км2. Елга башы Сарман районының Кәүҗияк авылыннан 1,5 км төньяктарак, тамагы Мөслим районының Ташлыяр авылыннан 1 км төньяк-көнчыгыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 143 м, тамагыныкы – 79 м. Үзәне каньонсыман сузылган, урыны белән текә сөзәклекле. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 3%.

Кәүҗиякнең 7,5 км озынлыктагы 1 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,2 км/км2. Туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле 0,11-0,25 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 67 мм, ташу агымы катламы 60 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахыры – апрель башында башлана. Кәүҗияк ноябрь башында туңа. Тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,034 м3/с.

Суы язын каты (6-9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (9-12 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 400-500 мг/л, кышын һәм җәен 700-1000 мг/л.

Кәүҗияк бассейнында суның гомуми күләме 1,3 млн м3 булган 3 буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.