Эчтәлек

1998 елда Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында Ф.З.Кадыйрова, В.М.Галактионова, И.Ю.Никифорова тарафыннан чыгарыла.

Уртача өлгерешле сорт, вегетация чоры 80–84 көн. Корылыкка чыдамлылыгы белән аерылып тора. Куагы таралгы формадагы, юан сөрлекми торган сабаклы үсемлек. Орлыгы эре (1000 данәнең авырлыгы 33–36 г), канатлы, куе-коңгырт төстә. Бөртеге югары натуралы (470 г/л).

2001 елдан бу сорт РФнең Идел-Вятка, Төньяк Кавказ, Урта Идел, Түбән Идел, Ерак Көнчыгыш төбәкләрендә чәчәргә рөхсәт ителгән.

Әдәбият     

Каталог научно-технической продукции. К., 2005.