Биографиясе

1778 ел, Виттенберг шәһәре — 1846 елның 16 гыйнвары, Висбаден шәһәре.

Виттенберг университетын тәмамлый.

1800 елдан Виттенберг университетында эшли.

1810–1817 елларда Казан университетының патология һәм терапия кафедрасы мөдире.

1818 елдан Германиядә.

Хезмәтләре физикага, Сергиевcк минераль чыганагы (Самара өлкәсе) суының үзлекләрен өйрәнүгә карый.  

Эрдман Казан университеты каршындагы терапия клиникасына нигез сала (1816).

1820 елда Россиядә беренче буларак стетоскоп куллана.

Казан медикларыннан беренче булып Россия Фәннәр академиясенә сайлана.

Казан университеты табиблек фәннәре бүлегенең беренче деканы.

Хезмәтләре                                 

Извлечения из описания Сергиевских минеральных вод, составленного профессором Эрдманом для С.-Петербургской медицинской академии // Казан. известия. 1811. № 19 — 20; 

Серный источник близ г.Тетюши // Казан. известия. 1812. № 18 (автордаш); 

Beitrage zur Ktnntniss der Innern von Russland: V. 1 — 3. Riga-Derpt-Lps., 1822 — 26.

Әдәбият                

Русский биографический словарь. СПб., 1912.Т.24; 

Немецкие учёные-профессора Казанского университета. К., 2004.