30 га якын төре билгеле, бөтен Җир шары буйлап таралган. ТР территориясендә 2 төре бар: тал яфраклы каты кура (L. salicaria) һәм чыбыксыман каты кура (L.virgatum); бөтен республикада очрый. Дымлы болыннарда, сулык яфраклары буенда, сазлыкларда үсә.

60–125 см биеклектәге үсемлекләр. Тал яфраклы каты кура туры яки өске өлеше тармаклы булган йөнтәс сабаклы. Чыбыксыман каты кураның сабагы чыбыксыман тармаклы. Яфраклары озынча яки озынча ланцетсыман. Чәчәкләре алсу яки җете кызыл, башаксыман чәчәк төркемендә. Җимеше — тартмачык. Июньнән сентябрьгә кадәр чәчәк ата. Орлыктан һәм вегетатив юл белән үрчи.

Тамырларында һәм яшел өлешләрендә дуплау матдәләре бар.

Халык медицинасында үлән төнәтмәсе кан китү вакытында кулланыла.

Декоратив, баллы үсемлек.