Биографиясе

Гомер еллары: XIII йөзнең беренче яртысы.

1236–1241 елларда Бату хан белән бергә Идел буе Болгары, Төньяк-Көнчыгыш һәм Көньяк Русь кенәзлекләре җирләрен, Польша белән Венгрияне яулауда катнаша.

1240–1241 елларда Сүбәдәй баһадир белән бергә болгарларның монголларга каршы баш күтәрүен бастыручы (Баян белән Җик кузгалышы, 1238–1241).

1258 елда үзенә буйсынган рус кенәзе Василько Романович белән бергә – Литвага, 1259 елда Көньяк-Көнбатыш Русь җирләренә һәм Польшага яуга бара.

Әдәбият

Хәлиуллин И. Болгарларның баш күтәрүе һәм Сүбәдәйнең буйсындыру походы (1238–1240) // Совет мәктәбе. 1989. № 7.

Пашуто В.Т. Очерки по истории Галицко-Волынской Руси. М., 1950.

Автор – И.Х.Хәлиуллин