Биографиясе

1960 елның 15 ноябрендә Ташкент шәһәрендә туа.

1983 елда Казан химия-технология институтын (хәзер Казан технология университеты) тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре квант электрохимиясенә һәм фазаара электрохимик чикләрне компьютерлы модельләштерүгә карый. Нәҗметдинов электролитның төрле фазаара элек­трод/эремә чикләренең микроскопик төзелешен, электрон һәм протон күчеше реакцияләре механизмының молекуляр аспектларын ачыклый. Ул беренче булып тәкъдим иткән суның терекөмеш өслеге белән тәэсир итешү потенциалы төшенчәсе терекөмеш/эремә фазаара чиген молекуляр динамика алымы ярдәмендә тикшерүләрнең нигезен тәшкил итә.

Ионнарның электролит эремәләреннән электродларга үзенчәлекле адсорбциясе вакытында корылманың өлешчә күчүе микроскопик эффектларны аңлата. Электрон күчерү реакцияләре тизлегенә асимметрик активлаштыру барьерының тәэсирен тикшерүдә катнаша. Активлаштырусыз бушанулар тирәсендәге электродлы процессларның молекуляр-орбиталь табигатен өйрәнә, төрле кинетик режимнарда уза торган реакцияләрнең хәлиткеч параметрларын исәпләүнең оригиналь юллары комплексын үстерә һәм сыный.

Нәҗметдиновнең фәнни эшкәртмәләре наноүлчәнешле кисәкчәләр электрохимиясе, адсорбциясе, туннельле спектроскопиясе өлкәсендәге тәҗрибә нәтиҗәләрен аңлатуда һәм тәҗрибәләр үткәрүдә кулланыла.

Хезмәтләре                                  

Квантово-химический подход к описанию процессов переноса заряда на межфазной границе металл/раствор: вчера, сегодня, завтра // Электрохимия. 2004. Т. 38, № 2;

Contemporary quantum chemical modelling of electrified interfaces // Electrochimica Acta. 1996. V. 41, № 14 (автордаш);

Micrscopic modelling of the reduction of a Zn(II) aqua-complex on metal electrodes // Chemical Physics. 2005. V. 310 (автордаш).

Әдәбият                            

Профессора, доктора наук. Политехнический институт — КХТИ-КГТУ (1919–2000): Краткий биогр. справ. К., 2000.