Чәчү ысулы буенча чәчкечләр рәтләп (орлыкларны тоташ тар рәтләп, киң рәтләп һәм тасмалап чәчү ысулы); пунктирлап (орлыкларны рәтләрдә бертөрле аралыкта чәчү өчен); оялап (орлыкларны төркемләп-оялап чәчү өчен); пунктирлы-оялап (орлыкларны бер-берсеннән бертөрле аралыкта оялап һәм орлыкларны ояларда билгеле бер санда урнаштыру өчен) чәчә торган; чәчү алдыннан туфракны әзерли, чәчә һәм чәчүдән соң туфракны тыгызлый торган чәчкеч-культиваторларга бүленәләр.

 Чәчкечләр универсаль (төрле культура орлыкларын чәчү өчен) һәм башлыча бер культура яисә аз санда берничә культура орлыгын чәчү өчен каралган махсус чәчкечләргә аерылалар. Туфракка орлык белән бергә минераль ашламалар кертә торган аппаратлар белән җиһазландырылганнары катнаш чәчкечләр дип атала. Чәчкечләр тракторлы (асылмалы, ярымасылмалы һәм тагылмалы), атлы һәм кул чәчкеченә бүленә. Чәчкечнең төп җиһазлары: рамнар, терәк көпчәкләр, орлыклар өчен бункерлар (банкалар), туфракта буразна ясаучы төрәннәр (анкерлы, дисклы, табансыман, җәенке); чәчә торган аппаратлар (кәтүкле, дисклы, барабанлы, тасмалыга бүленә), алар ярдәмендә орлыклар һәм ашламалар тиешле микъдарда орлык салгыч һәм ашлама салгыч аша буразнага төшерелә; эшче кораллар (буразнаны туфрак белән күмәләр, тигезлиләр һәм басуның өстен тыгызлыйлыр). Аерым чәчкечләрнең бункерларында орлыкларның һәм аларның катнашмаларының чәчү аппаратларына яхшырак төшүенә ярдәм итә торган болгаткычлар була. Алар чәчкечнең тәгәрмәченнән яисә трактор, гидро- яки электр моторы ярдәмендә хәрәкәткә китерелә.

ТРда чәчкечләрнең гомуми саны 2000 елда 12,9 мең, 2006 елда – 7,7 мең данә тәшкил итә. Хәзерге вакытта Татарстанда чит илләр һәм Россия фирмалары, шул исәптән Мөслим районының «Агромастер» фирмасы җитештергән чәчү комплекслары кулланыла.