Чын исем-фамилиясе – Шаһиәхмәтов Габделхак Җәләлетдин улы.

Биографиясе

1900 елның 14 апреле, Сембер губернасы, Буа өязе Адав-Толымбай авылы – 1938 елның 8 мае, Казан.

Авыл мәдрәсәсендә белем ала.

1916 елда Петроградка китә, Февраль революциясе шаһите була.

1917 елда туган авылына кайткач, крәстияннәр чуалышында катнаша.

1918 елдан күрше Бикмураз авылында укыта.

Гражданнар сугышында катнаша. Яраланганнан соң Казанга кайта. 1920 еллар башында вакытлы матбугатта күп кенә мәкаләләр, сугыш рухы белән сугарылган агитация характерындагы әдәби әсәрләр бастыра; «Баҗайлар» (1925 елда Татар академия театрында куела) пьесасын яза.

1924 елда Г.Кутуй белән бергә СУЛФ иҗади берләшмәсен төзи (шул ук елда таркала).

1924–1927 елларда Казанда Татар коммунистлар университетында укый, 1926 елдан Академүзәктә эшли, 1927 елдан – «Гажур» нәшриятында баш мөхәррир урынбасары, «Колхоз газетасы» мөхәррире, 1929–1931 елларда Шәрекъ педагогия институтында эшли.

1931–1934 елларда Мәскәүдә Кызыл профессорлар институтында укый, аны тәмамлаганнан соң, Казан педагогия институтында укыта, профессор (1934), Татарстан дәүләт нәшриятында матур әдәбият секциясен җитәкли.

«Троцкийчы милләтчеләрнең контрреволюцион-террористик оешмасы» эше буенча репрессияләнә, атарга хөкем ителә; үлгәннән соң аклана.

Иҗаты

Толымбай татар әдәбиятына психологик («Нигә кыр үрдәге булмаганнар?», 1927; «Читән буе», 1928; «Кара такта алдында», 1930) һәм сатирик («Фамилия ясаучылар», 1926; «Әтәчләр сугышы», 1928) хикәяләр остасы буларак килеп керә.

Бу әсәрләрдә авылда барган тирән социаль үзгәрешләр һәм аларның кеше психикасына ясаган йогынтысы чагылыш таба; хикәяләр оста сурәтләнгән геройлар характерлары, күпләгән мәкальләр, әйтемнәр, инверсияләр, бай теле белән аерылып торалар.

1930 елда Толымбай иҗаты сыйнфый көрәшне тулы чагылдырмаган өчен бик каты тәнкыйтьләнә.

1930 елларда язылган «Түбән елгада» (1932), «Куян солдат» (1933) повестьлары идеологик күрсәтмәләргә яраклаштырылып языла.

«Татар буржуа теле – безнең тел түгел» (1931) һ.б. мәкаләләрдә, «Фатих Әмирхан» (1936) китабында 1930 елларда хөкем сөргән вульгар социологизм йогынтысы сизелә.

Толымбай татар фольклор әсәрләрен җыя (51 әкият язып ала), өйрәнә, системага сала һәм аларны фәнни яктан эшкәртә (күбесенчә әкият һәм бәетләрне); аның татар халык иҗатына карата фикерләре «Тукай һәм халык әдәбияты» китабында (1930) чагылыш таба.

Әсәрләре

Толымбай әсәрләре: 2 китапта. Казан, 1929–1930.

Сайланма әсәрләр. Казан, 2000.

Әдәбият

Рахмани Р. Җитмеш елдан соң очрашу // Казан утлары. 2000. № 11.

Галиева Э.Р. Татар әдәбият белемендә культура-тарих мәктәбе. Казан, 2002.

Автор – Р.Ф.Рахмани