ТАССР Югары Совет Президиумының 1954 ел 23 июнь Указы белән гамәлгә кертелә.

Татарстан Республикасы Президенты (1991 елга кадәр — ТАССР, ТССР Югары Совет Президиумы) тарафыннан терлекләрнең авыру очракларын кисәтү, терлекчелек һәм кошчылык продуктлылыгын арттыру өлкәсендәге казанышлары өчен колхозлар, совхозлар, ветеринария участоклары, дәүләт нәсел үрчеткечләре, нәсел заводы конюшнялары һәм ат заводлары, инкубатор-кошчылык станцияләре, ветеринария дәваханәләре, бактериологик лабораторияләре, фәнни-тикшеренү учреждениеләре һәм оешмалары ветеринария табибларына бирелә. Мактау грамотасы һәм күкрәк билгесе белән бергә тапшырыла.

2015 елның 1 гыйнварына бу исемгә 268 кеше лаек була.