- РУС
- ТАТ
прозаик, драматург, ТАССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1990), Ф. Хөсни исемендәге әдәби премия лауреаты (2008)
1949 елның 1 гыйнвары, Балык Бистәсе районы Олы Әшнәк авылы — 2021 елның 1 гыйнвары, Казан.
Казан университетын тәмамлый (1971). «Яшь ленинчы» (1971–1974), «Социалистик Татарстан» (1974–1979) газеталарында, «Казан утлары» журналында (1979–1982) бүлек мөхәррире вазифасында эшли.
1982–1987 елларда Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы Язучылар берлегенең Әлмәт бүлегендә җаваплы сәркәтип булып эшли.
1987–1991 елларда Татарстан мәдәният фонды җитәкчесе.
1991–1999 елларда «Шәһри Казан», «Ватаным Татарстан», «Казан утлары» редакцияләрендә бүлек мөхәррире булып эшли.
Гаффар иҗатына татар халык авыз иҗатының йогынтысы зур. Әсәрләренә эпик һәм шигъри башлангычларның бергә үрелүе, чынбарлыкның метафора аша чагылдырылуы хас.
Ул — «Язлар моңы» (1973), «Гозер» (1975), «Кашан җыры» (1977), «Су астындагы чишмә» (1980), «Бишек» (1980), «Дәрья башы» (1985), «Яшиселәр алда иде әле» (1987) кебек психологик повестьлар авторы. Аларда кешенең даими рәвештә камиллеккә омтылуы, туган җиргә мәхәббәте сурәтләнә.
«Әҗәт» (1972; рус теленә тәрҗемәсе «Долг», М., 1983) хикәясендә фронтта һәлак булганнар алдында әхлак бурычы, дуслар һәм туганнар өчен җаваплылык хисе тою турында сүз бара. «Яра» (1973) повесте катлаулы язмышлы геройлар, аларның борчулы уй-кичерешләренең сурәтләнүе белән аерылып тора.
«Бодай бөртеге һәм тегермән ташы» (1983; рус теленә тәрҗемәсе «Зерно и жернова», Мәскәү, 1991), «Олы юлның тузаны» (1989), «Богау» (1998) романнарында, «Энә күзе» (2002) повесть һәм хикәяләр җыентыгында заманның аеруча четерекле проблемалары күтәрелә: экологик һәм әхлакый һәлакәт, халыкта милли үзаң уяну, авылларның бетү куркынычы, сталинизм китергән бәла-казалар.
А.Г.Гаффарның драматургиясе дә үзенчәлекле. «Иртәгә улың булам» (1977 елда сәхнәләштерелә), «Җиләк вакыты бер генә» (1978 елда), «Соңгы ләкләк» (1980 елда), «Бер картлыкта, бер яшьлектә» (1981 елда) пьесалары Татар драма һәм комедия театрында, Минзәлә, Чаллы, Эстәрлетамак, Оренбург театрларында куела.
Замандашлары образларын чагылдырудан тыш, А.Г.Гаффарның күренекле тарихи шәхесләргә багышланган пьесалары да бар: Мулланур Вахитовның тормышыннан «Сызылып таңнар атканда» (1984 елда сәхнәләштерелә), Муса Җәлилгә багышланган «Хөкем» (1981 елда), Габдулла Тукай турында «Соңгы сәгать» (1986) драмалары.
А.Г.Гаффар шулай ук балалар өчен хикәяләр, татар әдәбияты һәм сәнгате турында публицистик һәм әдәби-тәнкыйть мәкаләләре, татар мәдәниятенең күренекле шәхесләре турында очерклар авторы.
Әсәрләре рус, башкорт, эстон, әрмән, инглиз, испан, француз, немец телләренә тәрҗемә ителә.
«За доблестный труд» (2019) медале белән бүләкләнә.
Идрисов Р. Кече күңелле һәм горур // Ватаным Татарстан. 1999. 22 гыйнвар;
Нуруллин В. Талантлы әдип // Мирас. 2004. № 8;
Алексеева Т. С верой в человека // Литературная газета. 1986. 28 мая.
Автор – Р. Ә. Мостафин
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.