Уфа губернасы Минзәлә өязе җирлегендә оеша. 1922 елда Минзәлә кантоныннан Чаллы кантоны аерылып чыгарыла.

Мәйданы 5621 км2.

Халкы 167116 кеше, шулардан 74,6% татарлар, 23,4% руслар, 1,9% марилар (1926). Шәһәр халкы — 7545 кеше, авыл халкы — 159571 кеше. Халкының урнашу тыгызлыгы — 1 кмга 29,7 кеше, авыл җирендә — 28,4 кеше.

Минзәлә кантоны 356 торак пунктны эченә алган 9 волостьны берләштерә: Актаныш, Әмәкәй, Байсар, Күзкәй, Минзәлә, Мөслим, Яңа Маҗын, Пучы, Семиостров волостьлары.

171 мәктәп эшли.

Сәнәгать тармагын тире, мех, металл һәм агач эшкәртү, азык-төлек җитештерү предприятиеләре тәшкил итә. 1926 елда 2 мең кеше һөнәрчелек белән шөгыльләнә. 36114 крәстиян хуҗалыгы (1928), 49 авыл хуҗалыгы кооперативы (1925) исәптә тора. 1928 елда чәчүлек җирләр (га) — 288841, шул исәптән арыш — 85398, солы — 36233, борай — 19030, карабодай — 9950, тары — 9819, бодай — 1221, бәрәңге — 893, техник культуралар — 2276. Барлык төр терлекләрнең баш саны — 353107, шул исәптән мөгезле эре терлек — 86305, ат — 44380, сарык — 205873.

ТАССРны районнарга бүлгәндә, Минзәлә кантоны җирлегендә Актаныш, Минзәлә, Мөслим районнары барлыкка килә.

Әдәбият                  

Статистический справочник по промышленности ТССР. К., 1924;

Статистический справочник по сельскому хозяйству. К., 1925;

Всесоюзная перепись населения 1926 года. М., 1928. Т. 3; 1929. Т. 9;

Статистический ежегодник по Татарской Социалистической Советской Республике. К., 1928–29. Вып. 1–5;

Всесоюзная школьная перепись 15 декабря 1927 года. М., 1930. Т. 1.

Автор — И.Р.Вәлиуллин