Эчтәлек

Биографиясе

1957 елның 28 октябрендә Пермь өлкәсенең Александровск районы Яйва авылында туган.

1980 елда Урал политехник институтын тәмамлаганнан соң, «КамАЗ» җитештерү берләшмәсенең кою заводында мастер, участок башлыгы, цехның өлкән мастеры булып эшли.

1986 елдан «Алабуга автомобиль заводы» җитештерү берләшмәсе» акционерлык җәмгыятендә: цех башлыгы, баш инженер урынбасары (1993 елдан), станок-инструментлар заводының җитештерүне әзерләү һәм үстерү хезмәте җитәкчесе (2003 елдан), инженерлык үзәгендә директор урынбасары (2009 елдан).

Дәүләт бүләге 50–80 т йөк күтәрешле нефть һәм газ скважиналарын ремонтлау һәм үзләштерү өчен югары техникалы күтәрү агрегатларын эшләүдә һәм җитештерүдә катнашканы өчен бирелә.