- РУС
- ТАТ
язучы, журналист
1901 елның 5 (18) гыйнвары, Троицк шәһәре – 1944 елның 14 апреле, Харбин шәһәре, Кытай.
Реаль училищедә укый (Петропавловск шәһәре, Казакъстан).
1917 елдан соң Маньчжуриягә (Кытай) күчеп китә. «Милли байрак» газетасында, «Ерак Шәрекъ», «Яңа милли юл», «Белдереш» (Хельсинки), «Казан» журналларында языша.
Г.Камал, М.Фәйзи, Г.Исхакый пьесалары буенча спектакльләр куя, үзе аларда баш рольләрне башкара, татар мөһаҗирләре өчен әдәби кичәләр оештыра.
Берничә пьеса, шул исәптән «Татар телендә беренче телеграф» пьесасы, хикәяләр һәм шигырьләр авторы.
«Дүрт хикәя» (Токио, 1931 ел) җыентыгына кергән кайбер хикәяләре туган илне сагыну хисе беләнн сугарылган.
Миңнегулов Х. Урал егете // Мирас. 1992. № 9;
Миңнегулов Х. Чит илләрдәге татар әдәбияты. Казан, 2007.
Автор – Х.Й.Миңнегулов.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.