Мәкаләдә XIX йөздә – XX йөз башында керәшеннәрнең мәгариф системасы оештырылуы һәм үсеше, социомәдәни һәм икътисади үзгәрешләр шартларында аның эшләү үзенчәлекләре яктыртыла. Мәктәптә белем бирүнең керәшеннәрнең грамоталылыгы үсешенә, мәдәниятенә, дини (православие) тәңгәллегенә йогынтысы тикшерелә.

XIX йөз ахыры – XX йөз башына керәшеннәр элементар башлангыч белем алу буенча, татар-мөселманнардан тыш, төбәктәге башка төп халыктан берникадәр алга китәләр, ул һичшиксез керәшеннәр арасында мәгърифәтчелек һәм мәгариф эшчәнлегендә Н.И.Ильминский системасын куллануның казанышы була. Реформадан соңгы чорда яңа мәгариф һәм мәгърифәт системасы аркасында керәшеннәрнең мәдәни һәм дини тормышларында шактый үзгәрешләр була, патриархаль-нәселдән килгән җәмгыятьтән буржуаз җәмгыятькә акрынлап күчү билгеләнә, ул аларга XX йөз башында Россиянең яңа социаль-икүтисади һәм сәяси чынбарлыгына, интеллектуаль элита формалашуга уңышлы җайлашырга мөмкинлек бирә.

Сылтама ясау өчен: Исхаков Р.Р. Школьное просвещение крещеных татар в ХIХ в. // Научный Татарстан. 2011. №1. С.195–208.

Мәкаләне йөкләп алу

Автор турында: Радик Равил улы Исхаков, өлкән фәнни хезмәткәр, Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты.