- РУС
- ТАТ
Татарстанның Балтач районындагы авыл. Шәһәр тибындагы Балтач поселогыннан 32 км төньяктарак, Кубыр елгасы буенда урнашкан
Авылга XVI йөздә (башка мәгълүматлар буенча, XVII йөздә) удмуртлар нигез сала.
XVIII йөз уртасында авылга керәшеннәр килеп урнаша. Авыл ике өлешкә бүленә: удмурт һәм керәшен татар авылларына (Дорга-1 һәм Дорга-2).
XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.
1872 елда авылда Изге Гурий борадәрлеге мәктәбе ачыла, 1914 елда земство мәктәбе итеп үзгәртелә.
XX йөз башында кәшәнә (1929 елда ябыла, бинасында мәктәп урнаша), тегермән, вак-төякләр һәм бакалея кибетләре эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1390 дисәтинә тәшкил итә.
1921 елга кадәр авыл Вятка губернасының Малмыж өязе Чепья волостенда. 1921 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Түнтәр, 1932 елның 2 мартыннан – Балтач, 1938 елның 4 августыннан – Чепья, 1958 елның 16 июленнән – Балтач, 1963 елның 1 февраленнән – Арча, 1965 елның 12 гыйнварыннан Балтач районында.
Хәзер Куныр авыл җирлеге составына керә.
1931 елда авылда “Красноармеец” (Дорга-1) (беренче рәисе – Я.Константинов) һәм “Выль улан” (Дорга-2) (беренче рәисе – Т.Иванов) колхозлары оештырыла, соңгысы 1933 елда “Активист” колхозы итеп үзгәртелә, 1966 елдан “Активист” авыл хуҗалыгы кооперативы, 2000 елдан “Активист” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.
Халкы күбесенчә шул җәмгыятьтә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.
1919 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла (1950 елда яңа бина төзелә), 2015 елда ябыла.
Хәзер авылда мәдәният йорты, китапханә, балалар бакчасы, фельдшер-акушерлык пункты бар.
Дорга авылы көе
Керәшен җыры. Хор өчен – Л.В.Миронова, оркестр өчен Э.З.Чавлинов эшкәртмәсе. Татарстан Республикасының Балтач районы Дурга авылы фольклор материалларыннан. «Бәрмәнчек» керәшен дәүләт фольклор ансамбле
Б.Д.Залещанский (1943 елда туган) – икътисад фәннәре докторы, РФ Дәүләт бүләге лауреаты.
1746 елда – 77,
1763 елда – 78,
1795 елда – 129 ир-ат;
1884 елда – 723,
1897 елда – 755,
1920 елда – 777,
1926 елда – 655,
1949 елда – 413,
1958 елда – 307,
1970 елда – 303,
1979 елда – 278,
1989 елда – 262,
2002 елда – 290,
2010 елда – 303,
2015 елда – 279 кеше (татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.