Биографиясе

1794 ел, Орёл шәһәре — 1874 елның 13 июле, Казан.

Әтисендә, Орёл шәһәрендә эшләүче итальян архитекторында укый.

1811 елдан Мәскәү Кремле төзелеше экспедициясендә архитектор ярдәмчесе, 1814 елдан Орёл төзелеш комиссиясе архитекторы.

1834 елдан Казан губернасы архитекторы, бер үк вакытта, 1837 елдан, Родионованың затлы нәсел кыз балалар институты бинасы архитекторы.

1844 елда, законсыз гамәлләрдә гаепләнеп, вазифасыннан читләштерелә, 1856 елда аклана.

1844–1860 елларда Казан төзелеш һәм юл комиссиясе архитекторы.

Иҗаты

Классицизм стилендә эшли. Петонди проектлары буенча 100 дән артык бина төзелә, шуларның күпчелеге, шул исәптән Родионованың затлы нәсел кыз балалар институты комплексы (1838–1841), Дротоевский йорты, Иоанн-Предтеча монастыреның руханилар корпусы (1835); Унжениннар (1835), Мамаевлар, Жарков, Колокольников (барысы да 1836), А.И.Геркен (1839), А.С.Пискунов (1841), А.И.Щербаков (1842), Добрынинның (1843) торак йортлары; Казан мосафирханәләре (1843, соңрак «Казан» кунакханәсе), Чистайдагы А.Г.Поляков йорты (1840), Зөя өязенең Морат авылындагы Казан Богородица чиркәве (1857) — архитектура истәлекләре. Петонди проекты белән һәм аның җитәкчелегендә Благовещение кафедраль соборы реконструкцияләнә (1841–1846).

Әдәбият  

Муртазина Л.М. Казанские архитекторы конца XVIII — начала XX века: Биогр. справ. К., 1999.

АвторЕ.В.Липаков, Л.М.Мортазина