Биографиясе

Гомер еллары: XIX йөзнең икенче яртысы.

Тумышы белән Сембер губернасы Буа өязенең Яңа Чүпрәле авылыннан дип уйланыла. Вәлиулла Алкаев-Чүпрәленең бертуган сеңлесе.

Шигырьләре халык арасында кулъязма нөсхәләрдә таралган, күбесе югалган. Үз заманында экспромт шигырьләр остасы булып танылган.

Иҗаты да, тәрҗемәи хәле дә аз өйрәнелгән. Бер шигыренең өзеген 1925 елда Г.Рәхим һәм Г.Гобәйдуллин бастырып чыгара.

Әдәбият

Газиз Г., Рәхим Г. Татар әдәбияты тарихы: Феодализм дәвере. Казан, 1925.