Төче сулыкларда яши. Татарстан территориясе, аеруча чиста сулы Куйбышев сусаклагычы, зур күлләр һәм елгалар өчен гадәти төр.

XX йөз башында тараяклы кысла Идел елгасы бассейнының югары агымында тарала һәм киңаяклы кысланы (Astacus astacus) кысрыклап чыгара, хәзерге вакытта исә аның ареалы Балтыйк диңгезе бассейны белән чикләнә.

Тараяклы кысланың озынлыгы 15 см га җитә. Башкүкрәк калканы яки каты хитин япма барлык 8 күкрәк сегменты белән дә тоташып үскән. Күзләре парлы, сабакчыкларда урнашкан. Ике пар мыекчыгы сизү функциясен үти. Корсагы хәрәкәтчел тоташкан 6 сегменттан тора, аларда буынтыклы аяклар урнашкан. Кыскычлары көчле, алга карап тора, азыкны эләктереп алырга һәм кисәкләргә бүлгәләргә җайлашкан. Күкрәк аяклары төрле функцияне башкара, шул исәптән йөрү өчен хезмәт итә. Аяклары янында ук саңаклар урнашкан, корсагының арткы өлешендә койрык йөзгече бар, аның ярдәмендә тараяклы кысла гәүдәсенең арты белән алга таба тиз хәрәкәтләнергә сәләтле. Нигездә, төнлә активлар. Төрле азык белән, тере, шулай ук үлгән хайваннар, су үсемлекләре белән туклана. Аерым җенесле. Эчке аталану хас. Ана зат күкәйләрне корсагының астында йөртә. Кабык салу чорында тараяклы кысла яңа кутикуласы катыланганчы үсә. Кайвакыт күпләп кысла чумасыннан үләләр.

Тараяклы кысла — кыйммәтле азык-төлек продукты, чиста су индикаторы.

ТРның Кызыл Китабына кертелгән.