- РУС
- ТАТ
химик-аналитик, химия фәннәре докторы (1935), профессор(1938), ТАССР һәм РСФСРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе (1940, 1947)
1882 елның 4 апреле, хәзерге Казахстан Республикасы Актүбә өлкәсенең Иргиз шәһәре – 1956 елның 10 апреле, Казан.
Ф.М.Флавицкий шәкерте.
1908 елда Казан университетын тәмамлый һәм профессор дәрәҗәсенә әзерлек өчен калдырыла.
1918 елдан профессор, сыйфат һәм микъдар анализы лабораториясе мөдире.
1919 елда аналитик химия кафедрасын оештыра һәм аның белән 1922–1930, 1935–1956 елларда мөдирлек итә, университетның физика-математика факультеты (1926–1929) деканы. Бер үк вакытта 1930 елдан Казан химия-технология институтында: аналитик химия кафедрасы мөдире (1956 елга кадәр), нәорганик химия һәм технология факультеты деканы (1934–1936), директор урынбасары (1931–1932, 1936–1937).
Хезмәтләре нәорганик һәм аналитик химия, химик анализның классик ысулларын камилләштерүгә карый.
Беренче фәнни хезмәтләре нәорганик һәм органик системаларда эвтектикалар хасил булу закончалыкларын өйрәнүгә багышлана. Калий, натрий, литий, аммоний, магний, цинк, лантан, уранил, кадмий эрүчән тозларының гидратларын; иодлы мышьяк һәм иодлы сөрмә, нафталин, паранитроанизол һәм уретанның эвтектик эретмәләрен тикшерә. Пычрануны киметү һәм үлчәү анализында төгәллекне арттыру максатыннан утырымга бергә төшү күренешен һәм аны булдырмау ысулларын өйрәнә. Микрокатышмаларның бергә утырымга төшү, уран, торий, лантан кушылмалары анализы буенча хезмәтләре илнең яңа төзелеп килгән атом сәнәгате өлкәсендә зур әһәмияткә ия була. Комплекс ясалу һәм эремәләрдә комплексның тотрыклылыгы; амперометрик титрлау ысулларын эшләү, кайбер органик реактивларны металл ионнарын амперометрик билгеләүдә куллану; ион алмашу һәм аналитик химиядә ион-алмашу бүленешләрен куллану буенча өйрәнүләрне җитәкли. Газоволюметрия, фосфоресценцияләүче матдәләр табу, химия тарихы буенча хезмәтләр авторы. Кислота-нигез индикаторлы титрлауда нейтральләшү дәрәҗәсен исәпләү формуласын тәкъдим итә.
Васильев инглиз, француз, немец, грек, латин телләрен яхшы белә. Инглиз теленнән Д.Никольсның «Газ анализы», («Газовый анализ»), В.Рамсей, Дж.Колли, Г.Паттерсонның «Рентген көпшәләрендәге гелий турында» («О гелии из рентгеновских трубок») китапларын һ.б. тәрҗемә итә.
Ленин, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, медаль белән бүләкләнә.
Гидраты азотнокислых солей магния и цинка // Журнал Русского физико-химического общества. 1909.
Пирогенно-каталитический синтез аммиака // Журнал Русского физико-химического общества. 1924.
Полярографическое определение устойчивости галоидных и роданистых солей калия, натрия и аммония // Журнал аналитической химии. 1951; Т.6., №4 (автордаш).
Сборник задач по аналитической химии. М., 1951.
А.М.Васильев // Журнал аналитической химии. 1956. Т. 11, № 4.
Воздвиженский Г.С. А.М.Васильев и его работы в области общей и неорганической химии // Страницы из истории казанской химической школы. Казань, 1961.
Профессора, доктора наук: Политехнический институт – КХТИ-КГТУ (1919–2000): Краткий биографический справочник. Казань, 2000.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.