Тарихы

XVII йөзнең икенче яртысында нигез салына, 1920 елларда Ленино исемен йөртә. Революциягә кадәрге чыганакларда Воздвиженское, Стырово исемнәре белән дә билгеле.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук бакчачылык, көнлекчелек тарала.

1807 елда авыл халкы Ижевск корал заводына теркәлә.

1708 елда авылда агач чиркәү төзелә. 1812–1830 елларда рухани В.Г.Лекарев башлангычы белән Ижевск корал заводы акчасына тузган чиркәү урынына Крестовоздвижение чиркәве төзелә (архитекторы – С.Е.Дудин; провинциаль классицизм стилендә дини архитектура истәлеге; 1934 елда ябыла, соңрак бинасы ашлык саклау урыны буларак файдаланыла, хәзер эшләми).

1859 елгы мәгълүматлар буенча, авылда почта станциясе, сәүдә урыны һәм тегермән була.

1868 елда земство училищесе ачыла (1921 елда 92 ир бала һәм 92 кыз бала укый).

XX йөз башында авылда волость идарәсе урнаша; чиркәү, земство мәктәбе, китапханә (1896 да ачыла), дүрт җил тегермәне, 2 ярма яргыч, май язу, йон тетү урыннары, 2 аракы кибете, берничә юлаучылар йорты һәм этап йорты була.

XIX йөз ахырында авыл җәмәгатенең имана җире 4001,9 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Вятка губернасының Алабуга өязе Лекарево волостенда. 1920 елдан Вотяк автономияле өлкәсендә. 1921 елдан ТАССРның – Алабуга, 1928 елдан Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан Алабуга районында.

Хәзер Лекарево авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Власть Советов” колхозы (беренче рәисе – Е.А.Селиванов) оештырыла. 1970 елда аның составына “Әрәмәле” колхозы (Олы Әрәмәле авылы) керә.

1986 елда колхоз составыннан “40 лет Победы” колхозы (Олы Әрәмәле авылы) аерылып чыга. 1996 елдан “Лекарево” җитештерү авыл хуҗалыгы кооперативы, 2004 елдан “Рассвет-С” ябык акционерлык җәмгыяте, 2009 елдан “Вятские зори” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Халкы күбесенчә “Вятские зори” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда урта мәктәп эшли (1988 елдан, бинасы 1984 елда төзелә), мәдәният йорты һәм китапханә (бинасы 1965 елда төзелә), фельдшер-акушерлык пункты (2013 елдан яңа бинада), гыйбадәтханә (2007 елдан, руханиның элеккеге йортында) бар.

1985 елда – сигезьеллык мәктәп каршында Сугышчан дан почмагы, 1990 елда төбәкне өйрәнү музее ачыла (оештыручысы – М.А.Рыжкова).

Авыл тирәсендә колчакчылар тарафыннан атып үтерелгән крәстияннәр каберлеге бар (1919 ел).

Күренекле кешеләре

П.Я.Ватажников (1903–1967) – хакимият-хуҗалык эшлеклесе, халык комиссары (1943–1946 елларда), ТАССРның азык-төлек сәнәгате министры (1946–1951 елларда);

И.И.Тютиков (1893–1973) – РСФСРның атказанган рәссамы.

Халык саны

1859 елда – 1255,
1887 елда – 1636,
1905 елда – 1978,
1920 елда – 1863,
1926 елда – 1927,
1938 елда – 1274,
1949 елда – 774,
1958 елда – 625,
1970 елда – 582,
1979 елда – 438,
1989 елда – 336,
2002 елда – 344,
2010 елда – 361,
2017 елда – 378 кеше (руслар – 77%, татарлар – 20%).