- РУС
- ТАТ
Сәясәт эшлеклесе, дипломат
1889 елның 12 мае, Уфа губернасы Олы Каргалы авылы – 1959 елның 15 октябре, Мәскәү шәһәре.
«Мөхәммәдия» (Казан) мәдрәсәсендә укый, 1906 елда революцион хәрәкәттә катнашканы өчен аннан куыла.
Дүртьеллык Эстәрлетамак шәһәр училищесен тәмамлый (1910 ел). 1910–1915 елларда Уфа губернасының Бишавыл-Унгар авылында земство мәктәбендә укытучы.
Беренче бөтендөнья, Гражданнар, Бөек Ватан сугышларында катнаша. 1915 елда Россия армиясенә алына.
1916 елда прапорщиклар мәктәбен тәмамлаганнан соң, Румын фронтына җибәрелә, взвод командиры. 1917 елда Көнбатыш фронтның 1 нче махсус армиясе мөселман сугышчыларының полк, дивизия, армия комитетлары әгъзасы; Бөтенроссия мөселманнарының беренче корылтаенда (Мәскәү, 1917 ел), Бөтенроссия мөселман гаскәриләрнең беренче корылтаенда (Казан, 1917 ел) катнаша.
1917–1918 елларда Милләт Мәҗлесе эшендә катнаша. 1918–1919 елларда Үзәк мөселман комиссариатында эшли, гомуми хәрби укыту оешмасының мөселман атлылары курслары комиссары.
1919–1922 елларда Эшче-крәстиян Кызыл армиясе Хәрби академиясендә укый.
1922–1930 еллада Төркиядә дипломатик эштә. 1930 елларда Мәскәүдә Н.Нариманов исемендәге Шәрыкне өйрәнү институтында укыта, уку-укыту бүлеге мөдире, РСФСР Мәгариф халык комиссариатының Әдәбият һәм нәшрият эшләре баш идарәсе мөхәррире.
1938–1942 елларда шәрык телләре мөхәррире, СССР Главкинопрокатының кино базасы директоры. 1942 елдан СССР Телеграф агентлыгы аппаратында эшли.
Автор – М.Ф.Рәхимкулова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.