Гомер еллары: ? — 1818 елдан соң.

Пләтән авылында (Казан чигендә) сабын кайнату заводы хуҗасы. Предприятие һәр ел саен 3 мең потка кадәр сабын җитештерә.

1810 елда Уразов Пләтән авылында «9 нчы завод мәхәлләсе»ндә мәчет төзүгә акчалата ярдәм итә. Ул авылда халыкның күпчелеген мөселманнар тәшкил итә, алар сәүдәгәр Апанаевлар, Китаевлар, Юнысовларның сабын кайнату заводларында эшлиләр.

Мәчет 1851 елга кадәр эшли. 1887 елда аның урынына Әҗем мәчете төзелә.

Мәгълүм булганча, Уразовның улы — Рәфыйкъ, Зөя сәүдәгәре, Казанда Зәңгәр мәчет каршындагы мөселман мәхәллә мәдрәсәсе өчен флигель төзүгә акчалата ярдәм күрсәтә (М.М.Әҗимов белән бергә).

Автор — Л.М.Свердлова