Тарихы

XVIII йөздә нигез салына.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук бакчачылык, олаучылык, көнлекчелек (нигездә Алабугада) кәсепчелеге тарала.

1859 елгы мәгълүматларга караганда, авылда тегермән була.

1897 елдан катнаш бер класслы земство училищесе (үз бинасында урнаша) эшли. 1920 елда 82 ир бала, 54 кыз бала укый.

XIX йөз ахырында авыл җәмәгатенең имана җире 2087,4 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Вятка губернасының Алабуга өязе Лекарево волостенда, 1920–1921 елларда Вотяк автономияле өлкәсе составында. 1921 елдан ТАССРның – Алабуга, 1928 елдан Чаллы кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Алабуга, 1944 елның 19 февраленнән – Костенеево, 1944 елның 8 июненнән – Морт, 1954 елның – 19 ноябреннән Алабуга районында.

Хәзер Лекарево авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Красный партизан” колхозы оештырыла, 1956 елда – Хрущёв исемендәге колхоз, 1957 елда “Әрәмәле” колхозы итеп үзгәртелә. 1970 елда “Власть Советов” (Лекарево авылы) колхозы составына керә.

1986 елда авыл мөстәкыйль “40 лет Победы” колхозына аерылып чыга. 2002 елда  “Әрәмәле” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы итеп үзгәртелә, 2003 елдан “Нива” агрофирмасы составында, 2008 елдан “Рубин” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

2015 елдан авылда терлек чалу цехы ачыла.

Халкы күбесенчә Алабуга предприятиеләрендә эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

1973–1997 елларда авылда башлангыч мәктәп эшли.

Клуб һәм китапханә (бинасы 1967 елда төзелә), балалар бакчасы (1986 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (2016 елдан яңа бинада) бар.

Халык саны

1859 елда – 649,
1887 елда – 953,
1920 елда – 871,
1926 елда – 1084,
1938 елда – 523,
1949 елда – 399,
1958 елда – 308,
1970 елда – 255,
1979 елда – 192,
1989 елда – 209,
2002 елда – 209,
2010 елда – 194,
2017 елда – 213 кеше (руслар – 75,6%, татарлар – 24,4%).