Эчтәлек

Кузгалыш турында кыскача мәгълүмат Рәшидетдин, Юлиан һәм П.Карпини язмаларында теркәлгән.

Вакыйга булган еллар төрлечә фаразлана: А.Х.Халиков белән Р.Г.Фәхретдинов фикеренчә, ул 1238–1240 елларга, В.Л.Егоров язуынча, 1243–1244 елларга туры килә.

Монгол гаскәренең төп көчләре Идел буе Болгарын калдырып, рус кенәзлекләре белән Көнбатыш Европа илләрен яуларга киткәч, монда калган баскын көчләргә каршы баш күтәрүләр башлана; җитәкчеләре Баян һәм Җик бәкләр була.

Монголларның Сөбедәй җитәкчелегендәге гаскәре тарафыннан бу көчләр бастырыла. Баян белән Җик һәлак була.

Әдәбият

Рашидаддин. Сборник летописей. М.-Л., 1960. Т. 2.

Фахрутдинов Р.Г. Очерки по истории Волжской Булгарии. М., 1984.

Егоров В.Л. Историческая география Золотой Орды в XIII–XIV веках. М., 1985.

Халиков А.Х. Монголы, татары, Золотая Орда и Булгария. Казань, 1994.

Автор – И.Л.Измайлов