Биографиясе

1925 елның 20 августы, Минзәлә кантоны, хәзерге Актаныш районы Иске Кормаш авылы – 1986 елның 21 июне, шунда ук.

1986 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый.

Хезмәт эшчәнлеген 1941 елда гади колхозчы булып башлый, 1947–1962 елларда Иске Кормаш МТСында һәм РТСта токарь, остаханә мөдире.

1962 елдан Актаныш районының «Радио», 1969–1986 елларда «Коммунизмга» колхозлары рәисе. Аның җитәкчелегендә кырчылык һәм терлекчелекне алып баруда иң алдынгы технологияләр кертелә.

1975 елга ук бөртекле культураларның уңышы гектарыннан 28,1 ц тәшкил итә, 1985 елда тамыразыкларның гектарыннан 600 ц уңыш алына. Савым һәр сыердан 3000 кг га җитә.

1971–1975 елларда РСФСР Югары Советы депутаты.

Бүләкләре

Ленин, Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр, ТАССР Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Әдәбият

Гарипов К.Г., Зыятдинов Ф.С. Рентабельлелек чыганаклары. Казан, 1977.