Тарихы

XVII йөз ахырында нигезләнә. XVIII–XIX йөзләрдә халкы типтәрләр, асабалар һәм дәүләт крестьяннары катлауларына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек, терлекчелек, умартачылык, балта эше.

1870 елгы мәгълүматлар буенча, авылда мәчет, мәктәп, су тегермәне; XX йөз башында ике мәчет (берсе 1939 елда ябыла һәм бинасы мәктәпкә бирелә; икенчесе 1910 елда төзелә, 1936 елда манарасы киселә, бинасы мәдәният йортына тапшырыла) эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1721,6 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Нөркәй волостена керә.

1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1921 елдан – Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Сарман районында.

Хәзер – Азалак авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда «1 Май» колхозы оештырыла. 1959 елда ул «Кызыл буразна» (үзәк утары – Юлтимер авылы) һәм «Самолет» (үзәк утары – Шыгай авылы) колхозлары белән бергә «1 Май» хуҗалыгына берләштерелә.

1995 елдан авылда – «Азалак», 1999–2002 елларда – «Уңыш» күмәк предприятиеләре, 2003–2005 елларда – «Уңыш» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2008 елдан крестьян-фермер хуҗалыгы эшли. Халкы башлыча кырчылык һәм ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1928 елда кулак буларак сөрелгән крестьянның Зур Нөркәй авылыннан күчерелгән йортында башлангыч мәктәп ачыла, 1937 елда – җидееллык, 1941 елда – башлангыч, 1952 елда – җидееллык, соңрак урта мәктәп итеп үзгәртелә. 1959 елда урта мәктәп Янурыс мәктәбе составына кертелә, авылда фәкать башлангыч мәктәп кенә кала. 1962 елда кабат тулы булмаган мәктәп ачыла (яңа бина төзелә), 1970 елда (1973 елда яңа бина төзелә) – урта, 2011 елда тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә.

Авылда мәдәният йорты (1964 елда яңа бина төзелә), китапханә (1959 елдан), баалалар бакчасы (1976), модуль фельдшер-акушерлык пункты (2014 елдан), күп функцияле үзәк, мәчет (1993 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында «Сәхнә утлары» театр, «Ләйсән» фольклор, балаларның «Шома бас» хореография, «Сердәш» вокаль коллективлары эшли.

Күренекле кешеләре

Ә.Р.Габдрахманов (1954 елда туган) – рәссам.

Халык саны

1816 елда – 192 ир-ат;
1859 елда – 799,
1897 елда – 1124,
1926 елда – 915,
1938 елда – 848,
1949 елда – 591,
1958 елда – 606,
1970 елда – 700,
1979 елда – 577,
1989 елда – 457,
2002 елда – 496,
2010 елда – 489,
2021 елда – 425 кеше (татарлар).