Тарихы

Авыл 1665 елдан мәгълүм.

1860 елларга кадәр халкы удел (1797 елга кадәр – сарай) крәстияннәре катлавына керә, лашман хезмәтен үти. Бу чорда халкы игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнә.

ХХ йөз башында авылда мәчет һәм мәдрәсә эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 685,5 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Сембер губернасының Буа өязе Иске Суыксу волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан Буа районында.

Хәзер Иске Суыксу авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1935 елда авылда «Кызыл Суыксу» колхозы оештырыла, соңрак Фрунзе исемендәге колхоз итеп үзгәртелә, 1950 елда Сталин исемендәге колхоз (Иске Суыксу авылы) составына керә, 1956 елда «Татарстан» колхозы итеп үзгәртелә.

1991 елдан «Татарстан» күмәк хуҗалыгы, 1996 елдан «Татарстан» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2005 елдан «Вамин-Буа» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 2014 елдан «Ак Барс Буа» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

Халкы күбесенчә «Ак Барс Буа» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә, «Суыксу» нефть кудырту станциясендә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгылләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1922 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла,1930 елда – җидеелык, 1958 елда – сигезьеллык (1977 елда яңа бина төзелә), 1966 елда – урта мәктәп итеп үзгәртелә.

1998 елда мәктәп каршында төбәк тарихы музее ачыла (нигез салучы – Р.Б.Җамалетдинов).

Авылда мәдәният йорты (1973 елда яңа бина төзелә), балалар бакчасы (1969 елдан), мәчет (1995 елдан) эшли.

Халык саны

1795 елда – 215,
1859 елда – 329,
1880 елда – 436,
1897 елда – 592,
1913 елда – 562,
1920 елда – 350,
1926 елда – 708,
1938 елда – 564,
1949 елда – 525,
1958 елда – 453,
1970 елда – 453,
1979 елда – 363,
1989 елда – 262,
2002 елда – 254,
2010 елда – 219,
2015 елда – 219 кеше (татарлар).