Тарихы

1735 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрге рус телендәге чыганакларда Сеитово буларак искә алына.

XVIII–XIX йөзләрдә халкы дәүләт крестьяннары һәм типтәрләр катлауларына бүленә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

1848 елгы мәгълүматлар буенча, авылда – мәчет, 1870 елгы мәгълүматларга караганда, мәчет һәм мәктәп була.

XX йөз башында мәчет, мәктәп, 2 ярма яргыч, тимерчелек, икмәк саклау-сату кибете, 2 бакалея кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1135,6 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Бишенде-Останково волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1922 елдан – Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Чаллы, 1935 елның 10 февраленнән – Ворошилов, 1957 елның 29 ноябреннән – Яңа Юл, 1959 елның 12 октябреннән – Минзәлә, 1984 елның 4 июненнән – Тукай районында.

Хәзер – Сәмәкәй авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда «Кызыл почмак» колхозы оештырыла. 1959 елдан авылда – берләштерелгән «Авангард» колхозы (үзәк утары – Сәмәкәй авылы), 1961 елдан – «Ленар» (үзәк утары – Сәмәкәй авылы), 1989 елдан Оргыды авылы белән бергә бүленеп чыккан «Ирек» (үзәк утары – Сәет авылы) колхозлары, 1997 елдан – «Ирек» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2005 елдан «Кама» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авылда клуб, фельдшер-акушерлык пункты, «Миңнехарис» мәчете (1994 елдан) бар.

Күренекле кешеләре

В.Г.Шәйхразиев (1963 елда туган) – Татарстан Республиксы Премьер-министры урынбасары (2014 елдан), Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы рәисе (2017 елдан), Почет, Дуслык орденнары кавалеры.

Халык саны

1795 елда – 202,
1859 елда – 576,
1897 елда – 887,
1920 елда – 727,
1926 елда – 542,
1938 елда – 521,
1949 елда – 284,
1958 елда – 229,
1970 елда – 234,
1979 елда – 162,
1989 елда – 100,
2002 елда – 144,
2010 елда – 155,
2020 елда – 147 кеше (татарлар).