400 ләп төре билгеле, Европа, Азия һәм Америкада киң таралган. ТРда 4 төре бар.

Аралаш яфраклы гентиана (ачамай) (G. cruciata) һәр районда очрый; үпкә гентианасы (бүрәнкә чәчәк) (G. pneumonanthe), оялы гентиана (бабасыр уты) (G. axillaris), телсыман яфраклы гентиана (G. lingulata) – сирәк төрләр. Кыска үләнле болыннарда, кисенделәрдә, урман буйларында үсә.

3-60 см биеклектәге үсемлек. Тамырчасы кыска, шнурсыман тамырлы. Сабагы туры, куыш. Яфраклары бөтен, озынча-ланцетсыман, аскылары – еш кына таралгыда. Чәчәкләре зәңгәр, күк төстә, ялгыз, себеркәчле чәчәк төркеменә җыелган. Җимеше – вак орлыклы тартмачык. Июнь-сентябрь айларында чәчәк ата. Күбесенчә орлыктан үрчи.

Ачамай һәм үпкә гентианасы тамырчасы һәм тамырларында углеводлар, алкалоидлар, эфир мае бар; халык медицинасында хроник ашказаны-эчәк авырулары вакытында һәм сәламәтлекне ныгыту өчен файдаланыла.

Барлык төрләре дә – декоратив, баллы.

Үпкә гентианасы ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).