Тарихы

Авылга XVIII йөз башында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Батрас, Драгуново, Драгунский Батрас, исемнәре белән дә билгеле. Халыкның бер өлеше 1810 елда Казан губернасыннан китерелә.

1861 елгы реформага кадәр халкы крепостной крәстияннәр катлавына керә (алпавыт Ф.Ф.Әхмәтов крәстияннәре). Бу чорда аларның төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, чана, арба, утын чанасы, көпчәк ясау, киез итек басу, киндер туку таралган була.

1870 ел мәгълүматларына караганда, авылда су тегермәне була.

Авыл Минзәлә өязе Троицк- Йосып (Малыклы) авылының Троица чиркәве, 1891 елдан – Кузайкино авылы (Лениногорск районы) Троица чиркәве приходына карый. 1890 еллар ахырында җирбиләүче П.И.Кукаркин һәм приход кешеләре акчасына таштан Архангел Михаил чиркәве төзелә (эклектика стилендәге гыйбадәт архитектурасы истәлеге, хәзер эшләми).

XX йөз башында шулай ук су тегермәне, кирпеч заводы, икмәк саклау һәм сату, бакалея һәм казна шәраб кибетләре эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1726 дисәтинә тәшкил итә.

1912−1913 еллардагы хуҗалык санын исәпкә алу мәгълүматларына караганда, авылдагы 101 хуҗалыкның 11 ендә ат бөтенләй юк, 85 е – бер, ике, 5 хуҗалык өч һәм күбрәк тә эш аты тота; 1320 баш мөгезле эре һәм башка терлек теркәлгән. 20 гаилә авыл хуҗалыгы белән беррәттән вак һөнәрчелек белән дә шөгыльләнә.

1927 елдагы янгын вакытында авылның яртысы янып бетә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Троицк-Йосып волостена керә. 1920 елдан ТАССРның — Минзәлә, 1921 елдан Чаллы кантоны составында.

1930 елның 10 августыннан — Акташ, 1944 елның 19 февраленнән — Ямаши, 1956 елның 7 декабреннән — Акташ, 1959 елның 26 мартыннан — Зәй, 1963 елның 1 февраленнән — Әлмәт, 1972 елның 1 ноябреннән Зәй районында.

Хәзер Төги авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда “Беренче Май” колхозы оештырыла. 1950 еллардан зурайтылган “Пролетарий” колхозы составында, 1959 елдан – “Рассвет” (икесе дә Төги авылында). 1996−1999 елларда “Батрас” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы. “Зәй шикәре” агрофирмасы бүлекчәсе (кырчылык, сөт терлекчелеге).

Мәгариф һәм мәдәният

1967−2011 елларда башлангыч мәктәп, 1967−1989 елларда клуб эшли.

Төзекләндерелгән чишмә бар.

Халык саны

1724 елда – 12,
1795 елда – 51 ир заты;
1859 елда – 356,
1897 елда – 527,
1920 елда – 604,
1926 елда – 642,
1938 елда – 322,
1949 елда – 250,
1958 елда – 216,
1970 елда – 206,
1979 елда – 100,
1989 елда – 120,
2002 елда – 107,
2010 елда – 87,
2017 елда – 85 кеше (руслар – 91%, керәшен татарлар – 9%).