Тарихы

Авылга 1850 елларда морза Ямбулатовларның җирләрендә нигез салына. Авылда − 8 хуҗалык , 29 ир-ат һәм 41 хатын-кыз яши. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, сәүдә итү таралган була.

Авылдан төньяк-көнчыгышка таба бакыр рудасы чыгарылган шахталар сакланган. Рәхмәтулла Ямбулатов биредә поташ-пыяла җитештерүне нигезли. Товарны бөкеләнгән мичкәләрдә Германиягә һәм Австриягә озатканнар, шулай ук үзләренең зур булмаган пыяла производствосында да кулланганнар. Кирпеч заводы була, елга аръягында шул исемне йөртүче урын бар.

1876 елда авылда, Ямбулатовлар утарында П.К.Ушков акчасына мәчет төзелә; Камай авылының 1 нче җамигъ мәчетенә теркәлгән дип исәпләнә (дини архитектура истәлеге; 1996 елда реставрацияләнә; үз вазыйфасында эшли, реставрацияләнгәннән соң “Сөләйман” исемен ала).

XIX йөз ахырында авыл җәмәгатенең имана җире 776,3 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1921 елга кадәр авыл Вятка губернасының Алабуга өязе Күрәк волостена керә. 1921 елдан ТАССРның – Алабуга, 1928 елдан Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Бондюг, 1931 елның 20 гыйнварыннан – Алабуга, 1935 елның 10 февраленнән – Бондюг, 1963 елның 1 февраленнән – Алабуга, 1985 елның 15 августыннан Менделеевск районында.

Хәзер Монашево авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Кызыл Тау” колхозы оештырыла. 1950 елдан авыл “Победа” колхозы составында (үзәк утар Монашево авылында, Актаҗик, Яңа Кокшан, Татар Кокшаны, хәзерге вакытта юкка чыкан Куян, Яңа Кураково авыллары керә).

1998 елдан авыл − “Менделеевск” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2002 елдан – “Монашево” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 2003 елдан – “Монашево” агроспецстрой” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 2010 елдан “Золотая Нива”җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять составында.

Мәдәният

Китапханә була.

Халык саны

1879 елда – 36,
1920 елда – 149,
1926 елда – 173,
1938 елда – 216,
1949 елда – 198,
1958 елда – 161,
1970 елда – 121,
1979 елда – 106,
1989 елда – 70,
2002 елда – 61,
2010 елда – 61,
2017 елда – 45 кеше (татарлар).