Тарихы

Авылга 1593–1594 елларда чуаш авылы буларак нигез салына, 1965 елдан рус авылы.

1835 елга кадәр халкы дәүләт (1860 елларга кадәр – удел) крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкы игенчелек һәм терлекчелек, тегү, тимерчелек, киез итек-киез җитештерү, күн итек тегү, арба ясау, сәүдә белән шөгыльләнә.

ХХ йөз башында авылда волость идарәсе урнаша, кәшәнә, почта бүлекчәсе, һөнәрчелек училищесе, 26 сәүдә-сәнәгать йорты эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 2086,2 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Сембер губернасының Буа өязе Тимбай волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Буа кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Буа, 1935 елның 10 февраленнән – Будённый, 1957 елның 29 ноябрннән – Чынлы, 1959 елның 12 октябреннән Буа районында.

Хәзер Тимбай авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда «Победа» колхозы оештырыла, 1959 елда – «Мир», 1969 елда – берләштерелгән «Заря», 1982 елда «Мир» колхозы составына керә. 2004 елдан «Агрофирма «Дружба» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

Халкы күбесенчә крәстиян-фермер хуҗалыгында эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда фельдшер-акушерлык пункты бар. 1976–2011 елларда – башлангыч мәктәп, 2003 елга кадәр клуб эшли.

Күренекле  кешеләре

В.Н.Аланов (1939–1983) – спортчы-җиңел атлет, СССР спорт остасы.

Халык саны

1859 елда – 928,
1897 елда – 1375,
1913 елда – 1850,
1920 елда – 1647,
1926 елда – 1131,
1938 елда – 1073,
1949 елда – 742,
1958 елда – 597,
1970 елда – 309,
1979 елда – 215,
1989 елда – 121,
2002 елда – 93,
2010 елда – 76,
2015 елда – 75 кеше (руслар).