- РУС
- ТАТ
Татарстанның Балык Бистәсе районындагы авыл, Әшнәк елгасы буенда, шәһәр тибындагы Балык Бистәсе поселогыннан 24 км төньяк-көнчыгыштарак урнашкан
1565–1567 еллардан Ячи (Ахча) исеме белән мәгълүм. 1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крәстияннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.
1797 (башка мәгълүматлар буенча, 1737 елда) алпавыт Е.П.Наумова хисабына Николай чиркәве төзелә (хәзерге вакытта ярымҗимерек хәлдә, классицизм стилендәге дини архитектура истәлеге). XIX йөз уртасында чиркәү янында Николай Чудотворец кәшәнәсе корыла (псевдорус стилендәге дини архитектура истәлеге), анда аерым хөрмәткә ия Печера Мәрьям Ана иконасы урын ала.
XX йөз башында авылда волость идарәсе урнаша, Николай чиркәве, земство мәктәбе (1869 елдан, 1920 елда 27 ир бала һәм 23 кыз бала укый), вак кредит учреждениеләре, 2 тегермән, сишәмбеләрдә базар эшли, Троицага багышлап ярминкә уздырыла. Авыл җәмәгатенең имана җире 924 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Зюзино волосте үзәге була. 1920 елдан – ТАССРның Лаеш кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Балык Бистәсе, 1963 елның 1 февраленнән – Питрәч, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Балык Бистәсе районында.
Хәзер – Корноухово авыл җирлегендә.
1931 елда «Кызыл Зюзино» колхозы оештырыла. 1954 елда ул «Красная Победа» (Ильинское авылы), «КИМ» (Наумовка авылы), М.Горький исемендәге (Брёхово авылы) хуҗалыклар белән бергә М.Горький исемендәге колхозга берләштерелә (үзәк утар Зюзинода урнаша). 1957 елдан авылда – совхоза «Халыкара эшчеләр теләктәшлеге» («Международная рабочая солидарность», үзәге – Корноухово авылы) совхозы, 1963 елдан – «Корноуховский» совхозы (үзәге – Корноухово авылы), хәзерге вакытта «Зюзино» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.
2013 елга кадәр башлангыч мәктәп эшли.
Авыл территориясендә кәшәнә баганасы (1900 ел) сакланган.
Авылда үзенең үги әнисе Надежда Львовна Толстая утарында күп тапкырлар офицер, публицист, декабрист Д.И.Завалишин (1804–1892) булып китә.
1782 елда – 61 ир-ат;
1859 елда – 228,
1897 елда – 315,
1908 елда – 329,
1920 елда – 386,
1926 елда – 298,
1949 елда – 212,
1958 елда – 163,
1970 елда – 214,
1989 елда – 57,
2002 елда – 62,
2010 елда – 45,
2019 елда – 38 кеше (руслар – 88%).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.