Гыйләҗев И.А. (идея, сценарий авторы, алып баручы). Петр Гаврилов. 2020

Проектның кураторы, эш төркеме җитәкчесе – Б.Л.Хәмидуллин. Редакция советы: И.А.Гыйләҗев (рәис), Л.М.Айнетдинова, М.З.Хәбибуллин, Б.Л.Хәмидуллин, Р.В.Шәйдуллин, Ф.Г.Ялалов. Режиссер, продюсер – Р.И.Хәбибуллин. Рәссам – Г.Р.Дәүләтьянова. Татар теленә Ф.Р.Бәдретдинова һәм И.Х.Хәлиуллин тәрҗемә итте. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Биографиясе

1900 елның 17 июне, Казан губернасы, Лаеш өязе Әлбәдән авылы – 1979 елның 26 гыйнвары, Брест шәһәре, татар милләтеннән.

Мәскәүдә М.В.Фрунзе исемендәге Хәрби академияне тәмамлый (1939 ел). Гражданнар һәм совет-фин сугышларында катнаша.

1941 елдан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 44 нче укчы полк (13 нче армиянең 42 нче укчы дивизиясе) командиры.

1941 елның 22 июненнән 23 июленә кадәр Брест крепостеның Көнчыгыш фортын саклау белән җитәкчелек итә. Әсирлеккә эләгә. Брест концлагеренда була. 1945 елның маенда совет гаскәрләре тарафыннан азат ителә. 1946 елга кадәр армиядә хезмәт итә.

Репрессияләнә; 1957 елда аклана.

Брест крепосте оборонасы белән җитәкчелек итүдәге батырлыгы өчен Советлар Союзы Герое исеменә лаек була.

СССР Югары Совет депутаты (1958–1962 еллар).

Туган җирендә, соңрак Краснодарда яши.

П.Гаврилов К.Молчановка «Брест крепосте» операсын иҗат иткәндә киңәшче була, «Чик буе» кинофильмын төшерүдә катнаша.

Бүләкләре

Ике Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнә. 

Брест шәһәренең мактаулы гражданы.

Истәлеге

П.М.Гаврилов исеме Казан, Краснодар, Иркутск, Брест һәм Питрәч авылы урамнарына бирелә.

Питрәч районының Күн авылында Геройның бюсты куела.

Үзәк Тянь-Шаньдагы бер пикка Пётр Гаврилов исеме бирелә.

Пётр Гаврилов образы 1956 елда төшерелгән «Бессмертный гарнизон», 1985 елда төшерелгән «Битва за Москву», 2010 елда экраннарга чыккан «Брестская крепость» фильмнарында гәүдәләндерелә.

Әдәбият

Батырлар китабы – Книга Героев. Казань, 2000;

Смирнов С.С. Брестская крепостә. М., 1964;

Герои Советского Союза – наши земляки. Казань, 1982. Кн. 1;

Герои Советского Союза: Краткий биографический словарь. М., 1987. Т. 1.

Автор – М.З.Хәбибуллин