Биографиясе

1922 елның 5 апреле, Казан — 2003 елның 4 феврале, шунда ук.

Казан авиация техникумын (1942), Бөтенсоюз читтән торып уку политехник институтын (Мәскәү, 1953) тәмамлый.

1941–1945 елларда Казанның 22 нче авиация заводында конструктор булып эшли.

1945–1948 елларда СССР Авиация сәнәгате министрлыгының 4 нче базис склады башлыгы (Казан).

1948–1960 елларда 230 нчы заводта катнаш җитештерү бюросы башлыгы, цех, лаборатория башлыгы урынбасары, баш технолог урынбасары (Казан).

1960 елдан Казан язу җайланмалары заводында, баш инженер.

Якубов җитәкчелегендә предприятиедә техник реконструкция уздырыла, исәпләү техникасының күп кенә яңа үрнәкләрен эшләп чыгару үзләштерелә, социаль-көнкүреш объектлары төзелә.

Уйлап табуга 6 авторлык таныклыгы бар.

Бүләкләре

СССР Дәүләт бүләге лауреаты (1983). Ленин ордены, Октябрь Революциясе, ике Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, медальләр, шул исәптән СССР ВДНХсының өч көмеш медале белән бүләкләнә.

Автор — Г.Я.Мәүлетова