- РУС
- ТАТ
Бөтенроссия мөселманнары корылтаен чакыру буенча оештыру комитеты
1917 елның мартында 4 нче Дәүләт Думасындагы Мөселманнар фракциясе һәм Мөселман Бюросы әгъзалары тарафыннан Петроградта оештырыла. Рәисе – Ә.Цаликов, секретаре – И.Леманов, әгъзалары – С.Алкин, У.Баданинский, М.Бигиев, И.Бикколов, Ә.Вәлиди, С.Җантурин, С.Енгалычев, М.Кинчакский, Н.Корбангалиев, Мәүлетбирдиев, С.Максудов, Ш.Мөхәммәдъяров, Я.Мухмюр, К.Хәсәнов, Г.Терегулов.
Төп максатлары – Бөтенроссия мөселманнарының беренче корылтаена әзерлек эшләрен башкару һәм аны чакыру, корылтайның программ документларын эшләү. Бюро кабул иткән нигезләмә буенча корылтай эшендә сәяси партияләр, мәдәни-агарту һ.б. мөселман оешмалары тарафыннан сайланган затлар, мөселманнар фракциясе һәм бюро әгъзалары катнаша ала. Бюро барлык мөселманнарның берләшү зарурлыгы нигезләнгән «Барлык Россия мөселманнарына» чакыру белән мөрәҗәгать итә, корылтай чакыру көнен һәм урынын билгели – 1917 елның 1 мае, Мәскәү шәһәре.
Вакытлы мәркәз бюросы 1917 елның маена кадәр гамәлдә була. «Известия Временного Центрального Бюро Российских Мусульман» («Россия мөселманнарының Вакытлы мәркәз бюросы хәбәрләре») газетасын нәшер итә.
Давлетшин Т. Советский Татарстан. Лондон, 1974.
Тагиров И.Р. Революционная борьба и национально-освободительное движение в Поволжье и на Урале. Казань, 1977.
Автор – Р.Г.Хәйретдинов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.