Биографиясе

1912 елның 21 декабре (1913 елның 3 гыйнвары), Сембер губернасы, Сөнгәләй өязе Зөябаш авылы – 1989 ел, Алтай крае, Целинный авылы.

Авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый (1935), зоотехник булып эшли.

1941 елның июненнән Кызыл Армиядә, 1942 елның ноябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, саперлар батальоны отделениесе командиры (6 нчы армиянең 333 нче укчылар дивизиясе). Воронеж, Көньяк-Көнбатыш, 3 нче һәм 1 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Кырымны, Польша, Украинаны азат итү, Берлинны алу сугышларында (1945) катнаша.

1943 елның 26 ноябрендә Каневск авылы тирәсендә Днепрны кичкәндә батырлык күрсәтә.

Сугыштан соң Алтай краенда зоотехник булып эшли.

Бүләкләре

Ленин, 1 нче һәм 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Батырлар китабы – Книга Героев. Казань, 2000.

Алёшкин А.М. Сердцем на амбразуру. Иркутск, 1976.

Боевая слава Алтая. Барнаул, 1978.