Биографиясе

1887 елның 27 июле, Рязань губернасы Касыйм шәһәре — 1964 ел, Мәскәү.

«Физик культура» белгечлеге буенча П.Ф.Лесгафт курсларын (Санкт-Петербург), 1913 елда Париж университетының (Сорбонна) физика-математика бүлеген тәмамлый.

1915 елдан Рязань губернасы Зарайск шәһәре реаль училищесендә, 1916 елдан Казан уку йортларында — коммерция училищесендә, Ф.Аитова гимназиясендә, Л.Хөсәения мәктәбендә укыта.

1919 елдан БАССР мәгариф халык комиссары урынбасары, һөнәри уку йортларын оештыру белән шөгыльләнә.

1923–1937 елларда РСФСР Мәгариф халык комиссариатының милли мәктәпләр бүлеге инспекторы, бер үк вакытта, 1925–1937 елларда, Мәскәүдә татар урта мәктәбе директоры.

1938–1963 елларда Мәскәү техник югары уку йортларында укыта.

Әдәбият   

Биктимирова Т.А. Ступени образования до Сорбонны. К., 2003; 

Махмутова А.Х. Пора и нам зажечь зарю свободы! (Джадидизм и женское движение). К., 2006.