Татарстан Республикасының хәзерге Минзәлә районы территориясендә, Әгерҗе тимер юл станциясеннән – 129 км, Минзәлә пристаненнан 37 км ераклыкта урнашкан була.

1930 елдан – Минзәлә районы Дыреевка авыл советы, 1944 елдан – Матвеевка районы Кузлуковак авыл советы, 1954 елдан – Минзәлә районы Кузлуковак авыл советы, 1963 елдан Аю авыл советы составында.

Халык саны – 68 кеше (1930 ел, руслар), 90 кеше (1939 ел, руслар), 72 кеше (1956 ел, руслар), 56 кеше (1963 ел, руслар).

Белешмә басмаларда 1963 елдан соң телгә алынмый.