Биографиясе

1924 елның 7 гыйнвары, Буа кантоны Матак авылы, хәзерге Чүпрәле районы — 1959 елның 18 июле, Норильск шәһәре.

Туган авылында колхозда эшли.

1942 елның августыннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 40 нчы армиянең 74 нче укчы дивизия 360 нчы укчы полкның 2 нче миномётчылар ротасыминомётчылар расчёты командиры. 1 нче һәм 2 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Белгород–Харьков (1943), Умань–Ботошани (1944) һәм Дебрецен (1944) һөҗүм операцияләрендә катнаша.

1944 елның 28–30 мартында Трестияны авылы янында (Молдавиянең Бричаны районы) Днестр елгасын кичкәндә батырлык күрсәтә. Беренчеләрдән булып үз расчёты белән су киртәсен узып, басып алынган плацдармда ныгып урнаша. Капиотаны авылы янындагы терәк пунктына һөҗүм вакытында дошман тарафыннан камап алына. Миномётчылар берничә сәгать дәвамында, төп көчләр килеп җиткәнче, дошман һөҗүмен кире кайтаралар, күпсанлы солдатларын юк итәләр.

Демобилизациядән соң «Таймыр» (Норильск) руднигында проходчик булып эшли.

Бүләкләре

Ленин ордены, Кызыл Йолдыз ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

С.А.Уганин бюсты Иске Чүпрәле авылындагы мемориаль комплекс территориясендә урнаштырыла. Матак авылындагы мәйданга һәм мәктәпкә аның исеме бирелә.

Әдәбият

Батырлар китабы – Книга Героев. Казань, 2000;

Населённые пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия: в 3 т. Казань, 2021. Т. 2. С. 159, 175, 176;

Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022. С. 156.

Авторлар — М.З.Хәбибуллин, Л.М.Айнетдинова, Г.Х.Галимуллина