Эт, бүре, төлкеләр эчәклегендә паразитлык итә.

Озынлыгы 3-6 мм. Гәүдәсе баштан (4 имгеч һәм 2 кармавычлы таҗчык) һәм 3-4 буынтыктан тора. Соңгысы – өлгергән буынтык, анда формалашкан күкәйләр белән тулы аналык урнашкан.

Тереклек циклы катлаулы, арадаш хуҗалар тезмәсе киң, кеше дә керә. Күкәй авыру хайваннар йоныннан, туфрак өслегеннән, үлән, җиләк һәм башкалардан арадаш хуҗаның эчәклегенә эләгә һәм алардан личинка-онкосфералар барлыкка килә.

Эчәклек стенкасы аша алар капка венасына керә һәм кан белән бавырга, үпкәгә, мускулларга китә, биредә ларвоцистага әверелә (15 см га кадәрге һәм аннан да зуррак үлчәмдәге эхинокоз куык). Ана куык күпсанлы башлы өстәмә куыклардан тора.

Бу стадиядә эхинококк куркыныч эхинококкоз авыруын китереп чыгара. Күп еллар дәвамында куыклар төрле билгеләр (авырту, зарарланган органның күләме зураю, анемия, сары авыруы, асцит һәм башкалар) белән сиздереп арадаш хуҗада яшәргә мөмкин. Үпкәдә аларны локальләштергәндә авыру күренеше туберкулезны хәтерләтә.