Эчтәлек

Гадәттә, истәлекләр төрле халыктан (кабиләләрдән) калган була (мәсәлән, Балымер авылы янындагы елга буенда тар мәйданда урнашкан комплекска 20 дән артык истәлек керә, шул исәптән бронза гасыр торулыклары, ике Имәнкискә һәм Болгар шәһәрлекләре, Имәнкискә һәм Болгар авыллыклары, X һәм XIV йөзгә караган курганлы каберлекләр, мөселман каберлекләре һ.б.). Истәлекләрнең кайберсе күп катламлы, мәйданнары тулысынча яки өлешчә туры килә.

Татарстанда урнашкан археологик комплекслар түбәндәгеләр: Алексеевск, Әҗмәр, Әтрәч, Әшнәк, Балым, Балымер, Дәвек, Җүкәтау, Займище, Имәнкискә, Иске Куйбышев, Иске Нохрат, Иске Сөйке, Кабык Күпер, Кожаевка, Коминтерн, Котловка, Кумыс, Лаеш, Луговской, Маклашеевка, Мәлләтамак, Меңнәр, Никольский Баран, Олы Тархан, Рождествено, Свиногорье, Семёново, Такталачык, Танкеевка, Татар Ямалы, Ташкирмән, Троицк Урай, Шонгат һ.б.

Әдәбият

Казаков Е.П., Старостин П.Н., Халиков А.Х. Археологические памятники Татарской АССР. Казань, 1987.