Якынча 20 төре билгеле, Евразия, Америкада таралганнар.

Татарстан территориясендә бер төре гади укъяфрак (S. sagittifolia) бар. Барлык районнарда очрый. Сазлыкларда, сазлыклы болыннарда, елга, күл, буа ярлары буенда үсә, еш кына әрәмәлекләр хасил итә.

30-100 см биеклектәге үсемлек. Тамырчасы кыска, озын ботаклы, көзен аларның очында бүлбесыман төерләр барлыкка килә. Яфраклары тамыр яны таралгысында, су өстендәгеләре уксыман, озын сапларда, суга күмелгәннәре – кыяксыман. Чәчәкләре шәмәхә таплы ак төстә, 3 әр булып боҗрага җыйналган. Аскы боҗра ана, өскеләре ата чәчәкләрдән тора. Җимеше – күпчикләвекчек. Июнь-августта чәчәк ата. Җимешләре августта өлгерә. Орлыктан һәм вегетатив (бүлбеләрдән) юл белән үрчи.

Тамырчасында крахмал, аксым, май, шикәр бар.

Су кошлары, ондатра, кондыз һәм башка хайваннар өчен азык булып тора.

Гади укъяфрак