Эчтәлек

Биографиясе

1925 елның 18 июле, Ульянов шәһәре — 2005 елның 30 сентябре, Казан.

РСФСРның атказанган физик культура хезмәткәре (1983).

Казан педагогия институтының физик тәрбия һәм спорт факультетын тәмамлый (1953).

Казан авиация институтында эшли, физик тәрбия һәм спорт кафедрасы мөдире (1972–1986), профессор (1996). ТАССР (1951–1960), Татарстан өлкә һәм «Буревестник» ирекле спорт җәмгыяте үзәк советлары җыелма командаларында (1954–1965, тимераякта тизлеккә йөгерү буенча) тренер.

Тәрбияләнүчеләр арасында — СССРның спорт осталары В.И.Рысьев (10 мең м га йөгерүдә СССР халыклары спартакиадаларында көмеш медаль алучы), Г.С.Сухова, О.Х.Ягофаров.

Медальләр белән бүләкләнә.