Биографиясе

1952 елның 21 февралендә Кырым өлкәсенең Бакчасарай шәһәрендә туган.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1975), шунда эшли, 1997 елдан нуклеин кислоталары биохимиясе лабораториясендә әйдәп баручы фәнни хезмәткәр, лаборатория мөдире (2006 елдан), бер үк вакытта Казан университеты биохимия кафедрасы профессоры (2006 елдан).

Фәнни иҗаты

Хезмәтләре төш аксымнары биохимиясенә – нуклеин алмашы ферментлары активлыгы көйләнешенең молекуляр механизмнарын өйрәнүгә карый.

З.И.Абрамова тарафыннан беренче тапкыр бавыр хроматины нейтраль ДНКазасының тыныч күзәнәк төшләрендә ДНКның репликатив синтезын башлап җибәрергә сәләтле булуы тасвирлана; күзәнәкнең үсү, җитлегү һәм картаю процессларында төш ДНКазаларының активлык регуляторлары ачыклана.

Хезмәтләре

Влияние Ca, Mg – зависимой ДНКазы на синтез ДНК в ядрах эмбрионов морского ежа Strongylocentrotus intermedius // Биохимия. 1987. Т. 52, № 12 (автордаш).

Очистка и иммунохимическая характеристика нейтральной ДНКазы // Биохимия. 1993. Т. 58, № 9 (автордаш).