- РУС
- ТАТ
(гарәп. — салым, ясак), мөселман илләрендә урта гасырларда һәм Яңа заманда дәүләт тарафыннан җир биләмәсеннән алынган салым
Баштарак буйсындырылган мөселман булмаган халыктан җыела, аннары мөселманнар арасында да таратыла.
Хәрәҗ күләме уңышның уннан өч өлешен тәшкил итә. Идел буе Болгар дәүләтендә башта буйсындырылган фин-угор кабиләләре, аннары болгарлар үзләре дә хәрәҗ түләгән.
Алтын Урдада һәм татар ханлыкларында хәрәҗне төрлеләндерү күзәтелә: хәрәҗ- хәраҗәт (җан башыннан алынган салым), берч- хәрәҗ (җир биләмәсеннән яки җан башыннан алынган салым), төтен- хәрәҗ (морҗа башыннан, ягъни һәр йорттан алынган салым), иген- хәрәҗ (иген уңышыннан салым).
Гадәттә, хәрәҗ салымының бер төре генә кулланылган һәм аның күләме уннан бер өлештән артмаган.
Фёдоров-Давыдов Г.А. Общественный строй Золотой Орды. М., 1973.
Автор — И.Л.Измайлов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.