Трахома авыруының күп булуы күп илләрдә йөзләрчә еллар дәвамында сукырлыкның төп сәбәпләренең берсе була. Россия империясендә Идел-Кама төбәгендә трахома авыруы иң күп таралган була. Совет хөкүмәте трахома белән көрәшне дәүләт сәламәтлек саклау үсешенең өстенлекле бурычлары исәбенә кертә.

РСФСР сәламәтлек саклау халык комиссары Н.А.Семашко инициативасы буенча Казанда 1921–1922 елларда профессорлар А.Г.Агабабов һәм В.В.Чирковский тарафыннан Е.В.Адамюк исемендәге Казан трахоматоз фәнни-тикшеренү институты оештырыла. Шул сәбәпле Казан трахома белән көрәшне оештыру буенча РСФСР фәнни-гамәли үзәгенә әверелә. Казан офтальмологлары Татар, Чуаш республикаларында, Мари һәм Вотяк өлкәләрендә трахома чыккан урыннарда оештыру, махсус медицина эшләре, фәнни тикшеренүләр, җирле табиб һәм фельдшер кадрларны укыту һәм трахоманы кисәтү буенча белемнәрне пропагандалауны алып бара. Ул эштә Казан трахоматоз институты хезмәткәрләре һәм Казан дәүләт табибләрнең белемнәрен камилләштерү институтының күз авырулары клиникасы офтальмологлары А.Б.Коленько һәм М.М.Зөбәеров актив катнашалар.

Хезмәтнең максаты – Идел-Кама төбәгендә А.Б.Коленько һәм М.М.Зөбәеровның медицина һәм иҗтимагый эшчәнлеге турында мәгълүматларны фәнни әйләнешкә кертү. Тикшеренүнең тарих-архив методы кулланылды. Нәтиҗә: XX йөзнең егерменче – илленче елларында Идел-Кама төбәгенең трахома чыккан урыннарда А.Б.Коленько һәм М.М.Зөбәеровның табиблык, оештыру, агарту эшчәнлеге әлеге авыру белән көрәшкә өлеш кертә.

Сылтама ясау өчен: Подольская М.А., Хусаинова Д.К. Казанские офтальмологи А.Б.Коленько и М.М.Зубаиров в борьбе с трахомой в Волжско-Камском регионе // Научный Татарстан. 2023. №2. С.40–50.

Мәкаләне йөкләп алу

Авторлар турында: Подольская Марина Алексеевна, медицина фәннәре кандидаты, Казан дәүләт медицина академиясе, e-mail: maro7@mail.ru;

Хөсәенова Динә Камил кызы, медицина фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының профессор Е.В.Адамюк исемендәге Республика клиник офтальмология хастаханәсе баш табибы, e-mail: kalenka_06@mail.ru